Әнвәрнең пинжәге кирәкмиме сезгә?

Ә улыныкы? Нургалиевлар әйбер тарата.

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә игъланнар куя башлады.

Ул үзенең – сәхнә, улының чыгарылышта кигән костюмнарын мохтаҗ кешеләргә бушка бирүләре турында хәбәр итә. Пинжәк-чалбарларны нибары бер генә тапкыр кигәннәр икән.

Ә монысы — укучы балалар өчен киштәләре белән компьютер өстәле. Аны да кирәк кешегә бирәбез, ди җырчы. «Балаларын ялгыз тәрбияләп үстерүче әниләргә, ятимнәргә булса, яхшырак», – ди Әнвәр.

Кирәк кешеләр табылыр ул. Үзләренә дә савап. Бәлки Әнвәрнең фанатлары алыр. Русия җырчыларының киемнәрен аукционнарда да саталар бит әнә…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-05-30/nv-rne-pinzh-ge-kir-kmime-sezg-3280018

Бәйле