Сынаулар сезгә генә килә, дип уйлыйсызмы?

Сез кичергән авырлыклар әле сез туганчы ук билгеле булган, ди галимнәр…

Авырлыкларга без беркайчан да әзер түгел. Ә менә ниндидер күңелле мизгелләр кичергәндә без аны һәрвакыт шулай тиеш дип кабул итәбез. Әле алай гына да түгел, авырлыклар безгә генә килгән кебек, без генә бу дөньяда бәхетсез, шикелле. Әгәр дә әлеге вакытта тормышыгызның катлаулы чорын үткәрәсез икән, түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез әле.

Дин галимнәре әйтүенчә, кеше, сынауны җиңел кабул итсен өчен, түбәндәге хакыйкатьне аңларга тиеш:
1. Аңа килгән сынау дөньяны барлыкка китергәнчегә кадәр 50 мең ел элек Аллаһ Тәгалә тарафыннан язылып куелган. Шуңа күрә аннан берничек тә котылып булмый.
2. Бу дөньяда бөтен кеше дә сынау күреп яши, беркем дә аннан сакланмаган. Шуңа кеше, сынауга дучар булучылардан гыйбрәт алып, тормышын дәвам итәргә тиеш. Чөнки бәла-каза күреп яшәүчеләрдән гыйбрәт алу, аңа үзенә килгән сынауны үткәреп җибәрергә җиңеллек бирә.
3. Сынауларга сабыр итүче кешеләргә Аллаһ Тәгалә бик күп әҗер-савап бирә

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-05-30/synaular-sezg-gen-kil-dip-uylyysyzmy-3280387

Бәйле