3 яшьлек кыз сигезенче каттан егылып төшкән: тикшерүчеләр ул яшәгән фатирга кергәч, шаккатканнар

Шәһәрнең күпкатлы йортларының берсендә көндезге тынлыкны баланың әрнеп кычкыруы өзә. Үтеп баручылар асфальт өстендә кечкенә кызның канлы гәүдәсен күреп алгач, ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин соң була: алган тән җәрәхәтләреннән өч яшьлек кыз фаҗига урынында ук үлә.

Тикшерү баланың сигезенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшүен ачыклаган. Җавапсыз әтисе күрше бүлмәдә ял иткәндә, ә әнисе эштә булганда, кызчык тәрәзә төбенә менгән. Хокук саклау органнары кызның фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә тикшерү башлаган.

Фатирга кергән тикшерүчеләрне һәм полиция хезмәткәрләрен андагы күренеш шаккатырган: бөтен җирдә әйберләр ауный, чүп-чар аркасында йөрү мөмкин түгел. Балконда тәртипсез аунаган әйберләр «тавына» менеп, бала тәрәзәдән егылып төшкән, дип фаразлана. Кызынң әтисе үзен сәер тоту сәбәпле, аны экспертизага җибәргәннәр.

Фаҗигале хәл Мәскәүнең төньягындагы Сокол районында 2-нче Песчаная урамында була. Төбәк хокук саклау органнары әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113972/

Бәйле