Чирмешәндә һәм районның барлык авылларында диярлек мөселманнар бергә җыелып, яңгыр теләп, намаз укыган. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда инде күптәннән чын-чынлап яңгыр булганы юк. Яз да бик эссе килә. Мәсәлән, кичә, 1905 елгы климатик рекорд та яңартылды.