Аяксыз бабай Рөстәм Нәбиев арбасына утырачак

Ул да аягын югалткан, әмма…

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче блогер Альбина Исмаева урамнан инвалидлар коляскасында китеп баручы 85 яшьлек Фаяз абыйны видеога төшереп, халыкның игътибарын җәлеп итте. Очраклы гына юлына чыккан бабайны кызганып, ул аңа кибеткә барырырга ярдәм иткән.

Баксаң, бабайны кайда да танып торалар икән. Ул тормышка якты карашлы булуы белән күпләрнең күңеленә хуш килгән. Альбинага да ул: «Кайгырып яшәгәнче, көлеп яшәве әйбәтрәк», — дип әйтеп куйган. Хатыны белән бик матур яши Фаяз ага, тик кышларын урамга чыгарга авырсына, моның өчен аңа яхшы коляска кирәк.

Альбинаның язылучылары аңа акча җыярга теләк белдергән. Тик аларны безнең Рөстәм Нәбиев туктаткан, чөнки аңа үзе пульт белән йөртә торган коляска алып бирергә булган. Рөстәм тиздән Түбән Камага барырга тиеш.

Әйбәт арбага утырсаң, юл да яхшы! Фаяз бабайга тагын да озын, хәерле гомер юллары телик!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-05-30/ayaksyz-babay-r-st-m-n-biev-arbasyna-utyrachak-3281376

Бәйле