Казанда сеңлесенең ирен үтерүчене кулга алганнар: «Ул минем гаиләмне куркытып яшәде, мыскыл итте»

Казанның Коммунарлар урамында 35 яшьлек Тимур Әхмәтҗанов сеңлесенең ирен – остеопат Рәсүл Бурановны пычак белән чәнчеп үтергән. Хәзер Әхмәтҗановка карата “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

“Ул минем гаиләмне куркытып яшәде. Мыскыл итте, кыйнады, барысын да яулыкларга төреп бетерде. Радикаль карашлы ялган мөселман иде – эчте, тартты, хатын-кызлар белән чуалды. Күп тапкырлар аның белән сөйләшеп карамакчы булдым. Чик-чарага барырга туры килде”, – дигән журналистларга хөкем ителгән ир-ат.
Үзе әйтүенчә, ул гаебен тулысынча таныган.
“Полиция бүлегенә үзем килдем. Ярты сәгатьтән соң шунда идем инде”, – дигән Әхмәтҗанов.
Суд карары нигезендә, Әхмәтҗановны кулга алганнар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/114028/

Бәйле