Илсөя шок хәлендә калган

Югыйсә, аны бернәрсә белән дә аптыратып булмас кебек иде…

Соңгы елларда һәр тарафта тулы заллар җыйган Илсөя Бәдретдинованың фанатлары сәгать саен арта бугай.

    
Җырчыны яратуын алар төрлечә исбат итәргә тырыша.  Яше-карты кияүгә чакыра, кыз бала «ясап бирергә» дә тәкъдим итүчеләр берничә булды.

Ә бер фанаты җырчыга беләген фотога төшереп җибәргән. Анда җырчының «ИБ» логотибы белән «тату» ясалган. Илсөя Бәдретдинова бу гамәлдән шок хәлендә калган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-06-01/ils-ya-shok-h-lend-kalgan-3282996

Бәйле