Шатунов үлеме турында шаккатыргыч фактлар билгеле булды

«Ласковый май»ның элекке продюсеры Андрей Разин Юрий Шатуновның үлеме хакында белдерү ясады.  

Легендар «Ласковый май» белән бәйле уннан артык кеше вафат булды. Узган җәйдә илне төркемнең төп солисты Юрий Шатуновның кинәт үлүе шаккатырды. Аннан соң коллективка нигез салучы Сергей Кузнецов та вафат булды. Бу үлемнәр күп сораулар һәм фаразлар тудырды. Әмма «Ласковый май»ның элекке продюсеры Андрей Разин монда бернинди мистика юк, ә криминал бар дип ышана. Разин безнең илдә тыелган социаль челтәрдә Шатунов һәм Кузнецовны үтерделәр дип белдерү ясаган:

“Юрий Шатуновның бездән китүенең бер еллыгы алдыннан Америка Кушма Штатларында зур элемтәләре булган компетентлы кешеләр миңа аның үлеме очраклы түгеллеген 90 процент ихтималлык белән раслады. Юра алдау һәм финанс махинацияләре нәтиҗәсендә һәлак булган. Соңгы өч елда аны хәзер адвокатлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче элекке махсус хезмәтләр хезмәткәрләре ялгыш юлга этәргән. Бу җинаятьтә нәкъ алар катнашлы. Һәм нәкъ менә аларның көч структураларындагы элемтәләре Кудряшовка Юраның гәүдәсен документларсыз алырга һәм хушлашканнан соң ук, бернинди дә эз калмасын өчен, аны яндырырга мөмкинлек бирде.

Минемчә, Юраны комсыз явыз кешеләр үтерде, алар аны миңа каршы да котыртты. Бу кешеләр аны дачага беркемгә дә кирәк булмаган “сугыш” турында фикер алышу сылтавы белән алып килгән. Авторлык хокуклары Юрага беркайчан да кире кайтарылмас иде. Ләкин аңа акча бирмәү максатыннан җырчыны юк итү турында карар кабул ителгән. Ә Сергей Кузнецовның барлык җырларны миңа үз теләге белән тапшырганы билгеле булгач (Русия суды моны раслады һәм ул судта чыгыш ясарга тиеш иде), ул да бу банда тарафыннан агуланды. Шуңа күрә бу ике кеше акча эшләү һәм барлык материалларны яшерү максаты белән үтерелде дип саныйм. Тикшерүне дәвам итәчәкбез. Мин моны алай гына калдырмаячакмын”.

Юрий Шатунов 22 июньдә вафат булды. Үлемнең рәсми сәбәбе — миокардның кискен трансмураль инфаркты дип аталды.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-06-01/shatunov-leme-turynda-shakkatyrgych-faktlar-bilgele-buldy-3283274

Бәйле