Сырхауны табиблар янына бакча арбасында утыртып барганнар: ул вафат булган

“Ашыгыч ярдәм” машинасының яңгырдан соң баткак юлдан бара һәм тузган күпер аша чыга алмавы сәбәпле, сырхауны бакча арбасына утыртырга мәҗбүр булганнар.

Чуашстанда “Ашыгыч ярдәм” машинасының, яңгырдан соң юлның пычрак булуы һәм тузган күпер аша чыга алмавы сәбәпле, сырхауны табиблар янына бакча арбасына утыртып барганнар. Кызганычка, табиблар сырхауны коткарып кала алмаган: ул уникеилле эчәгендәге җәрәхәттән хастаханәдә вафат булган. Эчәклегендәге ризык калдыклары агып чыгудан корсак куышлыгында ялкынсыну ачыкланганнан соң, аңа икенче көнне операция ясарга тиеш булганнар.

Шундук социаль челтәрләрдә, пенсионерны бакча арбасына утыртып, ничек итеп “Ашыгыч ярдәм” машинасына алып барулары сурәтләнгән видеоязма таралган. Анда яшәүчеләр әйтүенчә, тузган күпер аша чыга алмавы сәбәпле, “Ашыгыч ярдәм” сырхауның өенә барып җитә алмаган. Чуашстан Прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты бу җәһәттән тикшерү башлап җибәргән.

Республика Транспорт министрлыгы күпернең, чыннан да, төзексез хәлдә булуын раслаган. Тикшерү барышында килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыкланып, җирле хакимияттәгеләрнең авылда транспорт йөрүне тәэмин итү буенча гамәлләре бәяләнәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114160/

Бәйле