Балалар бакчасында ана белән тәрбияче сугышкан

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә яшәүче хатын балалар бакчасы тәрбиячесен кызын кыйнауда гаепли. Соңрак хатын-кызлар сугышуга кадәр барып җиткән.

Низаг 2023 елның 31 маенда була. Кызның әнисе баланы бакчадан алырга килгәч, тәрбияче, хатыннан баласын алуын раслап, имза куюын сорый. Хатын тиз генә ризалашмый, бераз көтеп торырга куша, дип яза Е1.

Күпмедер вакыттан соң тәрбияче кабат имза турында искә төшерә. Шул ук вакытта, әни кеше әйтүенчә, педагог аның белән тупас сөйләшә. Хатын-кызлар ызгыша башлылар, кызчык әлеге низагтан куркып, чыгып кача. Тәрбияче баланы туктатырга тырыша, ләкин ул каршылык күрсәтә. Әнисе кызына ярдәм итәргә ашыга. Аның сүзләренчә, тәрбияче берничә тапкыр хатынның башына суккан, ул да аптырап калмаган, җавап итеп, хатын да тәрбиячегә кул күтәргән.

Бу хәлдән соң кызның әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ведомство хезмәткәрләре хатынны һәм аның кызын суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәреләчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114322/

Бәйле