Илназ Минвәлиев: «Әти төнлә уятып, өй юарга куша иде»

-- Лейла

«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илназ Минвәлиев булды. Ул шактый кырыс тәрбия алган икән. Студиядә җырчы балачагы, әти-әнисе турында сөйләде.

«Гаиләдә 4 бала үстек: без 3 малай, 1 сеңлебез бар. Әти белән әни кырыс тәрбияләде, кызганып тормадылар. Әти иртән-иртүк торып, безгә, мәктәпкә барганчы, күп итеп эш калдыра иде. Кечкенә булсак та, укырга барганчы идәннәрне юып, бүлмәләребезне чистартып калдырырга тиеш идек. Иң авыры — ул безне еш кына төнлә торгызып, бөтен өйне юып чыгарга куша иде. Хәтта -40 градуслы суыкта йортны җыештырганыбыз хәтердә. Тыңламасак, әни кыйный иде. Ләкин ничек кенә булса да, ярый әле без шундый тәрбия алдык, дип сөенәбез. Оныкларга әти белән әни сабыррак, назлырак булды инде. Безне дә шулай үстерсәләр, кем булыр идек икән дип уйлап куям. Шуңа күрә мин үзем дә кырыс әти. Әмма нәрсә әйтә алам: әти кыйнаса да, каты, усал булса да, барыбер әти — әти инде, ул киткәч, аны бик сагынып искә алабыз…», — дип сөйләде җырчы.

ТНВ

Бәйле