Татарстанда кәбестә һәм тагын берничә яшелчәнең бәясе арткан

-- Лейла

Татарстанстат порталы май ахырында җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең бәяләре хакында мәгълүматны яңартты. Анда күрсәтелгәнчә, кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер шактый кыйммәтләнгән.

Кәбестәнең 1 килограммы 48 сумнан 54,5кә кадәр артты. Бәрәңгене хәзер 29, чөгендерне 38, кишерне 49 сумга сатып алып булачак. Ә менә суганның хакы кимегән. Элек килограммы 71 сум торса, хәзер 67 сум булачак.

Бәяләре арзанайган ризыклар арасында ярмалар (дөге, тары, карабодай), кыяр, помидор һәм банан да бар.

ТНВ

Бәйле