«Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов гаиләсендә олы шатлык

-- Лейла

2 июньдә, «Болгар радиосы» ның баш мөхәррире Илфар Кәримов һәм хатыны Гөлинә икенче тапкыр әти-әни булганнар! Аларның уллары туды. Шатлыклы хәбәр Кәримовларның социаль челтәрләреннән килеп иреште.

Сабый кичә кичке 5 тулганда туган. Әти белән әнисе шәхси аккаунтларында «Төкле аягың белән, улым!» дип язып куйганнар.

Кәримовларның Әминә исемле кызлары да бар. Тиздән нәни апа кешегә 3 яшь тулачак.

ТНВ

Бәйле