Ришат Төхвәтуллин Ташкент кунакханәсендә уңайсыз хәлгә калган

-- Лейла

Татарстан һәм Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин Ташкентның бер кунакханәсендә уңайсыз хәлгә калган. Җырчы бирегә Үзбәкстан Сабан туенда катнашырга дип килде. Сәяхәтенең бер вакыйгасы турында Ришат социаль челтәрендә дә сөйләде.

«Иртән күлмәк үтүкләргә кирәк иде, бүлмәгә үтүк китерүләрен сорадым. Ярты сәгать үтте, беркем дә килмәде. Үзебез алып килергә булдык. Тиздән чыгыш ясар вакыт җитә дип, ашыга башладык. Бүлмә ишеген ачсак: үтүк һәм такта тотып җыештыручы тора», — дип уртаклашты җырчы.

Бу сүзләр белән бергә Ришат Төхвәтуллин кызыклы видео да кертте: анда артист ак күлмәген үзе үтүкләп тора. Шул ук вакытта тактасы селкенгәнен дә күрәбез, ә ахырдан ул үзеннән-үзе җыела. «Хәзер шундый — автомат рәвештә җыела торган такталар да бар икән!», — дип шаярды артист.

ТНВ

Бәйле