Әнвәр Нургалиев: «Тормыш без уйлаганча гына түгел икән…»

-- Лейла

Җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсе 9 майдан бирле зур югалту кичерә. Артистның туганы — блогер Диана Сәфәрова юл һәлакәтендә һәлак булды. Аның 3 баласы калды. Хәзер Әнвәр Нургалиев алар белән вакытны еш уздыра. Бу юлы да җырчы, авылга кайтып, нәниләр белән очрашкан. Социаль челтәрендә ул туганын сагынуы, балаларга аның җитмәве турында язды.

«Авылда күңелле дә, күңелсез дә…Әкренләп тормышны җайга салырга кирәк. Тормыш без уйлаганча гына түгел… Иң мөһиме — балалар бәхетле булсын. Без алар белән гел якын идек, хәзер аралар тагы да җылынды», — дигән язу калдырган җырчы.

Балалар әби-бабаларында яшиләр. Үз әтиләре Рабис тә сабыйлары белән элемтәне өзмәгән.

ТНВ

Бәйле