Пионнар матур чәчәк атсыннар өчен нишләргә?

-- Лейла

Июнь аенда бакчаларда күпләп чалмабаш (пион) ата башлый. Аның купшы итеп үсүен теләгән хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләр бар.

Пионнарны май аеннан ук ашлама белән тукландыра башлыйлар. Бутоннар формалашканда һәм чәчәк атканда үсемлекне су, 7,5 г аммиак селитрасы, 10 г суперфосфат, 5 г калий тозыннан торган эремә белән тукландырырга кирәк. Пион чәчәк атып, ярты ай узганнан соң, туфракка 5 г калий тозы һәм 10 г суперфосфатлы эремә кертәләр. Минераль һәм органик ашламаларны чиратлап кертү мөмкин. Аларны коры килеш куак тирәсенә, буразналарга салалар.

Пионнарга су сибүнең дә үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, җәй суык килсә, су сипмәскә дә мөмкин. Эссе икән, атна-ун көнгә бер тапкыр сибәргә кирәк. Суны пионнарның куак төбенә сипмиләр. Аның тамырлары читтә урнашкан, шуңа да суны куак төбеннән 20 — 25 см читкәрәк сибәргә кирәк. Су сибүне кичкә калдыру да дөресрәк булыр.

ТНВ

Бәйле