Танылган блогерның улы вафат: «Ике көннән кайтам, дигән иде»

-- Лейла

Танылган аш-су блогеры Рәмзия Вәлиеваның гаиләсенә кайгы килгән. Аның кияве махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтып китте.  Блогер оныкларының әтиләрен озату видеолары белән бүлешкән иде. 

Хәзер Рәмзия Вәлиеваның икенче оныклары ятим калган. Блогерның гаиләсенә күтәрә алмаслык кайгы килгән. «2 көннән кайтам, әти белән мунча керербез», – дигән улы вафат булган. Үзәге өзелгән, нишләргә белмәгән ана куйган видеоларны тыныч кына карау мөмкин түгел. Үлем сәбәбе әйтелмәгән.

«Ике баласы калды, 7 һәм 12 яшь. Йокламыйча сорадым. Ни сорасам, шуны бирә идең бит, Аллаһым. Йокламыйча сорадым бит, ишетмәдең бит. Улым бит, балакаем. Мәңгегә ташлап киттең бит, балам минем. Йөрәгемне алып китәсең үзең белән. Улым, соңгы тапкыр озата киттем бит, бәгырь кисәгем. Соңгы тапкыр кочаклап барам бит. Мәңгелек ярам булдың бит, балакаем», – дип өзгәләнә ана.

Блогер улының балаларын да күрсәтте, аның аларга карап та йөрәге авырта. Мәрхүмнең улы кабер туфрагыннан кулларын алмый елап утыра. «Әле беренче сыйныфка гына бара бит», – ди ул, улының кызына карап.

Кайгыга баткан ана теплицага кыярлар янына да чыгып, мунчага да кереп елый. «Әтиең яңа себерке әзерләде. Кайткач рәхәтләнеп чабынырсың дип, фотога да төшереп җибәрдем бит», – дип өзгәләнә улын югалткан ана.

«Бер 3 көн алдан кызыма «бакчадагы петуния яфракларын да өзә алмыйм, кулларым эшкә бармый, кемдер үлә», дидем. Интуициям көчле минем, алдан сиземләвем бар, кем икәнен генә әйтә алмадым. Аллаһым, кисәттең, әмма белдертмәдең кем икәнен, саклап та калган булыр идем. Болай булмаган булыр иде. «Кайткач, дәваланып алырга кирәк», – диде. Казанга кил, танышларым бар, монда хастаханәгә салам, дидем. «Юк, мин монда ияләнгән инде», – дидең. «Анда кайтсаң, синең белән анда нәрсәдер була», – дидем.

Ватаным Татарстан

Бәйле