Танылган юмор остасы Рамил Шараповның машинасына кәҗә кергән

-- Лейла

Юморист Рамиль Шарапов көн-күрешен социаль челтәрләрдә яктыртып бара. Бүген артист хатыны Земфира белән табигатькә ялга чыккан. Бриедә алар белән кызыклы хәл килеп чыга.

Кәҗә көтүе янында видеога төшереп, алар белән «сөйләшеп» торганда Рамил кисәк көлә башлый һәм машина ишеген ачып: «Нишлисең, чык!» дип дәшә. Видеодан күренгәнчә юмористның машинасына кәҗә кергән. Ул аны машина йөртүче ягындагы ишекне ачып: «Чыгыгыз, зинһар!» дип җиргә төшерә.

Ватаным Татарстан

Бәйле