Илсөя апабыз Бәдретдинова үзенең чынбарлыктагы сәхнә артын күрсәтте [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың «20 ел инде се…» җырлы сезоны тәмамланды. Шул программа өчен махсус рәвештә фильм да төшерелгән булган. Анда җырчы үзенең кул астында эшләүче барлык артистларны, аранжировкалар остасын, үзен бизәүче-ясаучыларны, шагыйрьләрне, фотографны, гомумән, бөтенесен җыеп күрсәтә. Әле алай гына да түгел, барысы да юмор күзлегеннән чыгып бирелә! Аны каравы — үзе бер рәхәт!

– Монысы минем аранжировщик, саунд-продюсер Илдус Дәүләнов. Ел әйләнәсе аның янына йөрим. Әле дә түзә инде миңа. Җырларымның авторы Ренат Галиәскәров белән бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Үзең яз дип тә әйтә инде ул миңа!.. Ә тагын бер авторым Гөлүсә Шаһбан бик хисле, «ходячий шигырь» дим үзенә. Дизайнерым Алина Бәдретдинова исә һәр ел саен: «Туйдым синнән, башка эшләмим», ди. Алыштыргысыз вмзажистым Вера Григорьераваның яраткан сүзе бар: «Тик кенә утыр, пожалуйста»! Аннары 10 ел дәвамында минем белән эшли торган фотографым Катя Кнопикова белән бер нормальный фотография өчен күпме көч түгәбез. Әйтеп бетергесез хезмәт бит!   

Концертларда булган тамашачыларым өчен бу фильм таныш инде бу. Ә мин истәлеккә дип, монда да калдырасым килде, – дип яза Илсөя апабыз.

Моннан тыш җырчы киләсе елга җырлы программасының исемен дә әйтте – «Едрит кудрит» буласы икән. Программа исеме дә Илсөя апабыз кебек үзенчәлекле бит!

Бәйле