Илсөя Бәдретдинова Россия көнендә чыгыш ясаган өчен Катя Лельгә караганда 2,7 тапкырга азрак акча алган

-- Лейла

12 июньдә илебез гөрләтеп Россия көнен бәйрәм итте. Татарстандагы төп чаралар «Казан» гаилә үзәгендә үткән иде. Быел концертта Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова, рус эстрадасы артистлары Arslan, Natan, Катя Лель җырлады. Һәрбер җырчының чыгыш өчен күпме акча эшләве сер түгел. «Реальное время» интернет-газетасында эшләүчеләр бу мәгълүматны белешкән.

Илсөя Бәдретдинова үзенең чыгышы өчен 340 мең сум акча алган. Бу — чакырылган кунак Катя Лель гонорарыннан 2,7 тапкыр диярлек кимрәк. Рус эстрадасы җырчысы 880 мең эшләгән. Артистларга акча Казан бюджетыннан күчерелде.

Басмада эшләүчеләр Arslan исемле җырчы, блогер, Казан егетенең дә гонорарын белешкәннәр. Ул 200 мең сум тәшкил иткән.

Гонорар күләме һәрбер артист белән шәхси килешү нигезендә билгеләнә. Аның күләменә салымнарны, җырчының, команданың чыгымнарын каплау да керә.

ТНВ

Бәйле