Актанышта тәмәкене сүндермәгән ир-ат янып үлә

-- Лейла

15 июнь төнге ике тулганда Актаныш районының Актаныш авылында янгын чыга. Беренчел фаразлар буенча, барысына да сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыга. Болар хакында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коткаручылар килгәндә, 72 квадрат метр мәйдандагы 1 катлы кирпеч йорт ныклап яна иде инде.

50 минут эчендә утны сүндереп бетерәләр. Янып беткән йорт калдыкларын барлаганда, коткаручылар ир-ат мәетенә тап булалар. Ут чыгуның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин.

ТНВ

Бәйле