Азат Абитов: «Гульсик – «истерика»да диярлек!» [видео]

-- Лейла

Җырчылар Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов гаиләләре белән фотосессиягә баргач,  көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыккан.

— Фотосессия вакытында кызымны ялгыш машина эчендә бикләп калдырдым. Ачкыч та, кызым да эчтә калды.

Гульсик – «истерика»да диярлек, кызларның кайсы интернеттан ярдәм эзли, кем догасын укый. Ә Сылу уйнап утыра, тәрәзә аркылы безгә сәламнәр җибәреп. Маладис та инде.

Узган елны шулай безнең машина бер бикләнеп калган иде Сабантуйда. Шунда Алмаз Гәрәев җептән төенчек ясап, ачарга өйрәткән иде. Шуны искә төшереп, җеп табып, төенчек ясап, 2 минут эчендә ачтым! Бу тәҗрибә дип аталадыр инде, менә бүген ул белем бик кирәк булды безгә. Рәхмәт сиңа, Алмаз дус!

Андый очракта, егетләр, иң мөһиме «паниковать» итмәскә кирәк икән! Менә шундый тормыш мәктәбе!

Сүз уңаеннан, кем бикләнеп калган машинаны ача белми, «өйрәт» дип комментарий языгыз, сториста яздырып куям. Кирәге чыгарга мөмкин, – дигән Азат.

Бәйле