Көпә-көндез шәһәр уртасында 23 яшьлек кызны үтереп киткәннәр

Тикшерүчеләр бүген Тыва Республикасының Кызыл шәһәре үзәгендә кылынган үтерүдән соң җинаять эше кузгаткан. 

Тикшерү мәгълүматлары буенча, сишәмбе көнне Арат мәйданында 23 яшьлек хатын-кызга җыелма пычак белән коралланган ир-ат һөҗүм иткән. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, һөҗүм итүче үз гаебен таныган.

— Ир-ат, шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында, кызны бутап, тәненә пычак белән берничә тапкыр кадаган, ул алган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән, — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә.

Шикләнелүче тоткарланган, ул — 36 яшьлек Ак-Довурак шәһәре кешесе.

— Бүген Кызылда коточкыч хәл булды. Көн уртасында, кеше күп йөри торган җәмәгать урынында, җинаятьче рәхимсез рәвештә һөҗүм итеп,  тыныч кына китеп барган. Һәм бары тик берничә яшүсмер генә, булган хәлне аңлап, аны тоткарларга тырышып аның артыннан йөгергәннәр.

Бу – безгә бер-беребезгә сакчыл булырга, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга игътибар итәргә кирәклеген күрсәтә, – дип язган төбәк башлыгы Владислав Ховалыг үзенең Telegram каналында.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115696/

Бәйле