«Шулкадәр оят булды»

Җырчы Гөлназ Асаева дусларына үзләре белән булган оят хәл турында сөйләгән.

Шәхси клиникада анализлар тапшырганнан соң, Гөлназ белән ире медицина оешмасыннан акча түләмичә генә чыгып киткәннәр. Онытканнар!

«Кердек, теркәлү бүлегендә үзебез турында мәгълүмат бирдек. Безгә анализны кайда, ничек бирәсен аңлаттылар. Акчаны, гадәттә, анализларны тапшыргач кына түли торган идек. Нәрсә уйлыйсыз? Без анализлар өчен түләмичә кайтып киткәнбез.

Шалтыратып, карталарына акча күчерүебезне сорадылар. Гафулар үтендем дә, Вилданга аларның карта номерларын җибәрдем. Нәтиҗәдә, Вилдан тагын оныткан! Ә мин исә «Вилдан түли» дип тынычлап йөрим. Чәчләремә кадәр үрә баскандыр, шулхәтле оят булды», – дигән ул.

Ну Вилданга эләккән инде болай булгач.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-06-18/shulkad-r-oyat-buldy-3304109

Бәйле