Тукай районында янгында һәлак булган гаиләне соңгы юлга озаттылар

Кичә Тукай районының Сәет авылында 18 июнь көнне чыккан янгын корбаннарын соңгы юлга озаттылар.

Авыл зираты янында узган хушлашу мәрасименә авыл халкы, тирә-күрше авыллардан килүчеләр, Тукай районы җитәкчелеге, мөхтәсибәт вәкилләре җыелды. Якыннары белән бәхилләшергә әлеге гаиләдән янгында исән калган бердәнбер кеше Эльмира Гарданованы да алып килделәр. Хушлашуда аның әтисе, ерак туганнары, ире Айнур Гардановның бертуганнары да бар иде.

Матәм чарасында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев әлеге бөтен республика халкын тетрәндерерлек фаҗигадә сабыйлар гомере өзелү аеруча кызганыч булуын әйтте.

«Соңгы юлга озытылучы кешеләребезнең дүртесе әле яңа гына аякка басып, дөньяны таный башлаган сабыйлар. Моның өчен без барыбыз да гаепле. Бу өлкәннәрнең карап бетермәү нәтиҗәсе. Башка мондый фаҗигалар булмасын иде. Дөньяга килгән балаларыбызның сабыйлыкны үтеп, өлкәнәеп, үзләре тормыш корып, балалар үстереп яшәгәнен күрүдән дә шатлыклы әйбер юк», – диде ул.

Фаил Камаев ялгыз калган Эльмира Гарданова һәм аның һәлак булган ире Айнур Гардановларның эчү белән мавыкмыйча, үз тырышлыклары белән яшәгән гаилә булуын билгеләп үтте.

«Икесе дә «Ирек» хуҗалыгында эшләп, гаилә алып барып, керем кертеп яшәгән кешеләр. Тормышта кеше сөртенми генә тормый. Андый чаклары да булды. Ул вакытта район хакимияте дә, хуҗалык җитәкчелеге дә, авылдашлары да ярдәмгә килделәр, бергәләп проблемалары хәл ителде», – диде ул.

Район җитәкчелеге кайгы килгән гаиләгә алга таба да ярдәм күрсәтәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115747/

 

Бәйле