Июнь белән апрель буталды: синоптиклар Татарстанда язгы салкыннар кабатлануын әйтте

Россиянең кайбер төбәкләрендә температура нормадан 6-10 градуска түбәнрәк булачак, бу апрель күрсәткечләре белән туры килә, дип сөйләгән Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Идел буенда, Уралда һәм Көнбатыш Себернең көньягында һава торышы нормадан 6-8 һәм хәтта 10 градуска түбәнрәк. Һәм бу салкын һава массалары үтеп керү белән бәйле», –  дигән ул.

21-23 июньдә Татарстанда төнлә 4-9 градус җылы, ә көндез  12 градустан артмаячак. Оренбург өлкәсендә -2 градуска кадәр салкыннар көтелә, Киров өлкәсендә төнлә 3-8 градус, ә көндез 11-16 градуска кадәр, Башкортстанда төнлә 2-7 градуска кадәр һәм көндез 15 градус  җылы булыр дип фаразлана.

Шулай ук Свердловск, Чиләбе һәм Курск өлкәләрендә дә салкыннар көтелә.

Быел Татарстанда яз иртә килде, апрель аенда 28-30 градус җылы булган иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115758/

Бәйле