Казанның Аркылы Базар урамындагы бер фатирда ике мәет табылган. Башта хатын-кыз, ә ике көннән соң ир-ат вафат булган дип фаразлана.
Казанда яшәүче хатын-кыз өч көн эшкә килми. Хезмәттәшләре борчыла башлыйлар. Нәтиҗәдә, аның фатиры ишеген ачарга туры килә. Анда 46 яшьлек ир һәм 32 яшьлек хатын-кыз мәетләре табыла.
Фаразлар, беренче булып хатын вафат булган. Ике көн дәвамында ир әлеге хәсрәтне кичерергә тырышкан, тик булдыра алмаган. Ир гәүдәләре табылганчы бер тәүлек алдан вафат булган дип фаразлана.
Танышлары сөйләвенчә, алар инде күптән бергә яшәгәннәр. Ир алты ел элек хатыны белән аерылышкан, ә бераздан элекке хатынының дустының сеңлесе белән кавышкан. Үлгән хатын да шул булып чыккан. Мәрхүм ир хәлле кеше булган, кыйммәтле машинада йөргән. Медицина җиһазларына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүе мәгълүм.
Хәзер әлеге серле фаҗиганең сәбәпләре ачыклана
чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115963/