Эсседә салкын аш әзерләгез!

Җәйге салкын борщ, мәсәлән.

Эссе көннәрдә бу тәмле салкын аш сусауны да баса, туйдыра да. Өстәвенә, ул бик файдалы! Аны әзерләве дә авыр түгел. Әйдәгез, өйрәнәбез!

Өч пешкән кызыл чөгендер, ике кыяр, 2-3 пешкән йомырка, бераз укроп һәм яшел суган, өч кашык каймак, яртышар литр кефир һәм салкын кайнаган су, тәменчә тоз кирәк булачак.

Чөгендерне эре кыргычтан үткәрегез, йомырканы, кыярны, яшел аштәмләткечләрне вак итеп турагыз. Каймак һәм тоз өстәп, яхшылап бутагыз. Хәзер өстенә кефир һәм кайнаган салкын су коегез. Ярты сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-06-06/essed-salkyn-ash-zerl-gez-3289079

Бәйле