Ул, тырыш кешеләргә сокланам, дип әйтергә ярата. Ә үзе татар эстрадасындагы иң тырыш җырчыларның берсе. Раяз Фасыйхов һәрчак эзләнүдә: яңа алым, яңа образ дисеңме, яңа жанр, киноны хәтерләткән клипмы – болар барысы да берәмтекләп эшләнгән хезмәт нәтиҗәләре. Җырчы быел көз Казанда концерт куярга әзерләнә. Менә шулай озаклап, талымлап эшли ул әлеге эшен. Хәер, җырлары да озак туа аның. Сыйфатны беренче урынга куйгангадыр, мөгаен. Җырчы белән эстрада проблемалары, тормыш принциплары турында сөйләштек.
– Синеңчә, без нинди вакытта яшибез, Раяз?
– Вазгыять, заман һәр минутның кадерле булуына төшендерде. Шуңа күрә мин һәр туган көнгә шатланып, шөкер итеп яшим. Тырышсаң, барысына да ирешеп була. Вакыт тизләнде, адәм баласына шуңа җайлашырга, өстәвенә һәр көннең үзгәрешләрен кабул итәргә өйрәнергә туры килә. Нишлисең, һәр заманның – үз авырлыгы.
– Безнең заманда җырчыга, әйтик, Илһам Шакировлар заманы белән чагыштырганда, авырракмы, җиңелрәкме?
– Хәзерге заманда җырчы булып кына алга барып булмый. Шоу-бизнес законнарын аңларга, базар мөнәсәбәтләренә төшенергә һәм үзеңне һәрдаим камилләштерергә туры килә. Шулай иткәндә генә уңышка ирешеп була. Илһам абый заманында каты чикләүләр, худсоветлар булган, хәзер анысы юк. Бер яктан бу бик зур иркенлек бирә һәм теләге булган һәр кешегә, тавышы булмаса да, сәхнәгә юлны ача. Бик күңелле замана, бер караганда. Мөмкинлекләр күбрәк. Техник яктан да, радио-телевидениегә чыгу ягыннан да, концертлар оештыру җәһәтеннән дә. Чикләр һәм чикләүләр юкка чыкты. Әмма моның файдасы да, зыяны да булды.
– Җырчылар хәзер, зал тутыру авыр, дип ешрак әйтә башлады. Моның сәбәбен нәрсәдә күрәсең?
– Зал тутыру синең ни дәрәҗәдә үҗәт, тырыш һәм шоу-бизда кайнавыңа бәйле. Грамоталы итеп эшләсәң, залны тутырып була. Бу – төрле ысуллар белән халык күңелен яулау дигән сүз. Халык күңелен яулап алдыңмы – зал тула. Ләкин үзеңне көчләп тагып булмый. Халык үзенә кирәген сайлап ала.
– «Кыр казлары», «Эзләмә син кабат очрашулар» – хитка әйләнгән җырлар. Гомумән, һәр елны бер хит чыгарасың, дисәк тә, ялгыш булмас. Бүген «Горур булыйк», мәсәлән, гимн кебек яңгырый. Җыр ничек популяр булып китә? Беренче башкарганда ук бу җыр популяр булачак дигән ышаныч туа аламы?
– Бу җырларның өчесенең дә көй авторы – минем әти. Бәлки, алар халык ниндидер моңлы, романтик җырларга сусаган вакытта тугандыр, шуңа күтәреп алып хитка әйләндергәннәрдер. Чөнки җырны җырчы түгел, халык хитка әйләндерә. Бүген дә алар популярлыгын югалтмады. «Горур булыйк» җырын әти Фәнис Яруллин сүзләренә иҗат итте. Ул ничектер гимн кебек яңгырый. Милләтпәрвәр булырга, татар булуың белән горурланырга һәм шул горурлыкны киләсе буыннарга да тапшырырга кирәк. Әлбәттә, проблемалар бар, аларны барыбыз да беләбез. Әмма телне саклау җәһәтеннән дәүләтне, җитәкчеләрне генә гаепләгәндә минем ачуым чыга. Балаңның нинди телдә сөйләшүенә, аның формалашуына син җаваплы. Кечкенәдән татарча сөйләшергә мәҗбүр итәргә кирәк. Өйдә татар мохите булса, урамда нинди телдә аралашуына карамастан, ул татар баласы булып формалашачак. Димәк, җаваплылык – әти-әнидә, әби-бабайда. Тәрбия дилбегәсен нык тотсалар, әле алда өмет бар. Без – горурланырлык милләт. Йөзек кашы булырдай әсәрләребез, горурланырлык язучыларыбыз, фәлсәфәчеләребез, композиторларыбыз, бөтен дөньяга танылган галимнәребез бар. Горур булыйк! Җырдагыча: «Милләт үлми, горурлыгы барда, горурлык ул – безнең таныклык», – дип күкрәк киереп яшик. Бу җыр хәзер бигрәк тә уйланырга мәҗбүр итә, каныңны кайнатып, уятып җибәрә, дип уйлыйм мин.
– Син төрле этаплар үткән җырчы. Әтиең белән чыгыш ясау, фольклор ансамбле, «Барс медиа», конкурслар чоры, сольный концертлар… Боларның кайсында үзеңне бәхетлерәк тойдың? Һәр этаптан нинди сабаклар алдың?
– Кечкенәдән артист булырга хыялландым һәм бу хыялны чынга ашырдым. Әти белән төрле конкурсларда катнашудан башланган юл инде ул. Җәй көне агитбригада концертларында катнашу, аннары үзеңнең сольный концертыңны үткәрү – боларның барысы да ныгыткан. Арча педагогия көллиятен дә аерым бер җылылык белән, сагынып искә алам. Быел аны тәмамлаганга 20 ел булды. Андагы һәм педагог – шәхес һәм алар мине шәхес буларак формалаштырды да. Язмышыма Айдар Фәйзрахманов командасына эләгүем өчен дә рәхмәтле. Ул зур тәҗрибә булды. Аннары «Барс-медиа» мәктәбе. Бу этапларның һәрберсенең үз рәхәте, үз кадере бар. Мәдәният институтында Винера Ганиевада уку тормышка зур әзерлек булды. Бу этапларның берсен дә аерып, менә мин монда бәхетлерәк идем, дип әйтмәс идем, аларның барысы да кадерле, барысы да – зур сабак. Мин әле дә өйрәнүдә. Хәзер бит җырладың да бетте түгел, тамашачыга җиткерергә дә кирәк. Монда да барысы да синең үзеңнән, энергетикаңнан тора.
– Бүген җырчы булам дип хыялланган яшьләргә нинди киңәш бирер идең?
– Җырлау сәләте булса, ул сәләтне үстерергә һәм болай да җырлый беләм инде, дип тукталып калмаска кирәк. Үзенчәлекле тембрың бар икән, үстер, башка җырчыларны кабатлама. Һәр кешенең – үз юлы. Профессиональлеккә омтылырга, начарга игътибар итмәскә, вак белән вакланмаска кирәк. Популярлыкның төрле мәгънәсе бар бит аның. Вакытлыча популяр булырга була, гомерлеккә. Соңгысы үзеңә матди яктан да, рухи яктан да кертем кертү, гел эшләү, тынгысызлык дигән сүз. Шуны оештыра алсаң, җырчы булып була. Бу яктан мин Зәйнәб Фәрхетдинованы, Филүс Каһировны, Гүзәл Уразованы хөрмәт итәм. Алар гел эзләнүдә.
– Киләчәккә нинди планнарың бар?
– Күптән инде Казанда концерт куйган юк. Март аенда берничә җиргә чыгып кергәч, канатландым да башкалада үземнең концертны куясы килә башлады. Анда кызыклы тәҗрибәләр дә булыр, дуэтлар да.
– Җыр – синең өчен нәрсә?
– Ул – тормышның бер кыйпылчыгы, бер тарих. Минем өчен ул гади генә нәрсә түгел. Мин аны үз башымнан кичерәм, дулкынланам. Шуңа күрә һәр җырым озак туа. Җыр ул – сүз һәм көй авторлары, аранжировка ясаучы һәм җырлаучының уртак бер иҗаты. Ул кешедә роман укыгандагы кебек үк дулкынландыргыч тәэсир калдырырга тиеш.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116385/