- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Махсус хәрби операциягә киткән хезмәткәрнең эш урыны сакланамы?
-Эш бирүче хәрби хезмәткәр өчен урынны саклый, ә хезмәт килешүе туктатып торыла. Хезмәт итеп кайткач, эшче өч ай эчендә компаниягә кире кайта ала. Әгәр дә бу урын биләнсә, аңа башка вакансия тәкъдим итәчәкләр.
– Килешүне туктатып торуны мобилизацияләнгәннең хезмәт стажына кертмиләрме?
– Бу чор мәҗбүри һәм пенсия социаль страховкасы өчен стажда исәпкә алына.
– Мобилизацияләнгән хезмәткәрнең вакыты чикләнмәгән хезмәт килешүен генә туктатып торып буламы?
-Сроксыз һәм сроклы хезмәт килешүләре, хезмәт контрактлары, шулай ук сынау срогы чорындагы килешүләр туктатып торыла.
– Мобилизация буенча чакырылганнарның гына хезмәт килешүе туктатып торыламы?
– Бу шарт контрактчылар һәм волонтерлар өчен дә гамәлдә.
– Хезмәтне тәмамлагач, хезмәткәр хезмәт килешүен саклап калу өчен өч көн эчендә эш бирүчегә хәбәр итәргә тиешме?
– Эшче элекке эш урынына өч ай эчендә кайта ала, әмма чыгу турында өч көн алдан кисәтергә кирәк.
Әгәр сезнең хезмәт хокукларыгыз бозылган икән, Онлайн-инспекция.РФ @rostrud_official порталындагы «Проблема турында хәбәр итәргә» сервисы аша хәбәр итегез.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-07-05/mobilizatsiyal-ng-nn-rne-hezm-tk-hokuklary-turynda-3328409