Нигә Татарстанда таксида йөрү кыйммәтләнә?

Яңа кагыйдәләр буенча “күләгәдәге” таксистларны эшсез калдырырга туры киләчәк.

1 сентябрьдән Татарстанда такси базарын җайга салу турында закон үз көченә керә. Шул сәбәпле таксида йөрү бәясе кыйммәтләнергә мөмкин. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шулай дип белдергән.

— Такси бәясе кыйммәтләнер, мөгаен. “Күләгәдәге” таксистларны эшсез калдырырга туры киләчәк чөнки, – дигән Хәнифов.

Закон республикада таксида пассажирлар һәм багаж йөртүне оештыруга кагыла. Парламентчылар тарафыннан карап тикшерелә торган проектта моңа кадәр үз көчен югалткан кайбер актларны кабат гамәлгә кертү күздә тотыла. Исегезгә төшерәбез: закон федераль дәрәҗәдә кабул ителә, төбәкләргә үзләренең законнарын гомумдәүләтнекенә туры китерү бурычы йөкләнә.
Моңа кадәр Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин белдергәнчә, республиканың “Такси” турында законы нык искерү сәбәпле, үзгәртүгә мохтаҗ.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116891/

Бәйле