Синсез яшәү яшәү түгел ул..

Җырчы Айгөл Бариеваның бик борчулы көннәре.

Аның ире Линарның вафатына 1 ел тулган.

2 июль көнне ул ире рухына Коръән ашы үткәргән.

“Бу көннәрдә барысын да яңадан кичерәм. Нәкъ бер ел элек… Линар, син иң яхшысы идең, чын кеше идең! Барысы өчен дә рәхмәт, Линарым! Рәхмәт тормышымда булганың өчен. Бер-берегезнең кадерен белегез, яратыгыз, саклагыз. Гомер теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Тормышны яратыгыз”, — дигән Айгөл.

Линар узган елның 4 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Урыны оҗмахта, гүрләре якты булсын.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-06/sinsez-yash-yash-t-gel-ul-3329241

Бәйле