Махсус хәрби операция зонасында яраланган артистның үлеме турында хәбәр иттеләр

«Сибай» ансамбле артисты Илнар Хатмуллинның һәлак булуы турында билгеле булды. Туганнары аның җитди яралануы һәм ашыгыч рәвештә хастаханәгә эләгүе турында белгәч, эзли башлыйлар. Бу хакта социаль челтәрдә гаилә дустлары Луиза Кәримова хәбәр итә.

– Бүген коточкыч хәбәр килде, Илнарны коткарып кала алмадык! Лариса һәм Илдар, без сезнең тирән кайгы уртаклашабыз. Сезгә бу хәсрәтне кичерү өчен сабырлыклар бирсен, сүз юк, бик кызганыч! Илнарны эзләүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! – дип язган ул.

Илнарның февраль аенда улы туган булган.

чыганак: https://newsbash.ru/society/38404-posle-rnenija-n-svo-skonchlsja-solist-nsmblja-sibi-iz-bshkirii-.html

Бәйле