7 кеше менингит йоктырган: икесе вафат булган

Екатеринбургта Ozon складының 7 хезмәткәре менингококк инфекциясе белән йогышланган. Икесе хастаханәдә вафат булган.

Шуңа да карамастан, склад та, чир йоктырган хезмәткәрләрнең тулай торагы да ябылмаган. Хәзерге вакытта биредә бүлмәләр ашыгыч төстә дезинфекцияләнә, хезмәткәрләргә вакцинация үткәрелә. Соңгы ике көндә генә 100 кешегә прививка ясалган, 303 кеше медицина тикшеренүе узган. Белгечләр ашыгыч төстә инфекция йоктырган кешеләрнең кемнәр белән аралашканлыгын ачыклый. Әмма инфекция чыганагы ачыкланмаган әле.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116981/

Бәйле