Ык елгасында баткан кызның мәетен тапканнар

Азнакай районының Күктәкә авылы яшәүче ике баланың суга батуын хәбәр иткән идек.

18 яшьлек егетнең гәүдәсе 5 июль көнне үк табылды. Кичә исә Ык елгасында кичке сәгать җиде тулып 10 минутта балыкчылар кызның гәүдәсен тапкан.

Исегезгә төшерәбез, Зәрия белән Артур игезәкләр булган. Аларны әти-әниләре 2 яшьлек чакларында тәрбиягә алган була.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117047/

Бәйле