Юл һәлакәтенә очрап аяксыз калган ире белән 3 ятим тәрбияләгән Надия Сәфәргалиева: «Язмышка үч итәсем килде»

Язмыш кешеләрне сынарга ярата. Кайберәүләр аның ачысына түзми. Кайберәүләр исә язмышның якасына ябышып, күпләргә үрнәк булып яши. Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия Сәфәргалиева 22 ел буена авыру ирен тәрбияли. Җылы ояларына өч ятим баланы да сыендырган алар.

Үз балабыз булмады

Надия апа 19 яшендә кияүгә чыга. Фәргате белән бик матур яши башлыйлар. Бер-берен өзелеп сөйсәләр, аңлашып яшәсәләр дә, тормышларының китек ягы да була. Никадәр генә өмет итсәләр дә, Аллаһы Тәгалә аларга сабый бирми. Алларына утыртып, тупырдатып бәби сөясе килгән чаклары бик күп була Сәфәргалиевларның. Җитмәсә, моннан 22 ел ире юл фаҗигасенә очрый.

– Ул чакларда бик авыр иде инде. Үземдә яшәр көчне каян тапканмындыр – белмим. Әле бит күзләремә карап җылы сүз көтүче Фәргать абыең да бар. Аңа да терәк булырга, күңелен күрергә кирәк. Икәү бергә булганда, сынауларны җиңәсен белдек без, – дип сөйли үткәннәрен Надия апа. – Ирем урынга яткач, ичмасам, балабыз да булмады дип, бик уфтандым. Фәргатькә дә өйдә ялгызына читен иде. Әгәр бала алсак… Менә шулай дигәнемне сизми дә калдым. Ирем каршы килмәде. Иртәгесен, тәвәккәлләп, район опека бүлегенә киттем. Нинди документлар җыярга кирәген аңлаттылар. Мәшәкате бик күп икән! Әмма артка юл юк. Алам булгач, алам, дидем. Шунда бер танышым киңәш бирде: «Надия, син баланы барып күр дә кунакка алып кайт. Шулай эшләсәң, рәсмиләштерүе җиңел аны».

Надия апага шушы сүз җитә! Опека бүлегенә бер кыз кирәк иде дип әйтеп тә куя ул. Күп тә үтми, аны балалар күрсәтергә дип чакыралар. Сабыйларның йөрәген яраламас өчен, иң элек компьютер аша гына карыйсы, ошаса, яныңа алып чыгалар. Мәш килә Надия апа. Кат-кат карый-карый, үзенә кыз эзли. Озак сайлый. Шунда җитәкче ханым: «Карале, Надия, хәзер бер кызны алып керәм. Мин аны сөйләштерермен, ә син күзлә», – ди.

– Ишектә сабый күренүгә, йөрәгем дерт итте. Минеке бу, дидем эчемнән. Килеш-килбәте дә үзем инде. Кадрияне икенче көнне кунакка алып кайттык. Ул бездә яшәп калды. Барыбызны да яратты. Әтием-әнием дип кенә торды. Тик менә өч ел элек арабыз өзелде. Чит кеше сүзе үзенекен итте. Аннары геннары да үз эшен эшләде. Мин ялгышмасын, хаталанмасын дип тырыштым. Ә ул исә аңламады, бездән чыгып китте. Моны бик авыр кичердем. Еламаган көнем булмады. Йөрәгемнең чите кителде. Бар җылымны биреп үстергән балам иде бит ул, – ди Надия апа.

Икенче итеп бу йортка Надия апаның бертуган апасының кызы кайта. Туганының баласын читләргә бирәсе килми аның. Кызчык та үз итә аларны, әтием, әнием дип эндәшә башлый. Инде Элинага да 21 яшь тула икән. Быел Казан медицина көллиятенең фармацевтика бүлеген тәмамлый. Әти-әнисенә бик рәхмәтле ул. Надия апа үзе дә кызы турында бик яратып сөйли, уңышларына сөенеп торабыз, ди.

Айрат бу йортка өченче бала булып кайта.

– Ятимнәр йортына бер малайны китергәннәр икән. Җитәкчесе, шалтыратып: «Надия, бездә бер малай бар, аның пөхтәлеге, бөтен бала урамнан пычракка батып керә, ә бу бала чиста итеп йөри», – диде. Ул чакта Айратка 5 яшь иде. Килеп керүгә, бер генә күз ташладым. Бу бала нәкъ үзем иде. Ничек охшагандыр ул безгә – белмим. Күрүгә үк йөрәк урыннан кузгалды. Шулкадәр тәрбияле булып үсте ул. Кәефем булмаганны белсә, чәчәк гөлләмәсе күтәреп кайта, – дип сөйли Надия апа.

Рәхмәт кенә аз

Айрат әнә шулай ди. Ул үзен үстергән әти-әнисен хөрмәт итеп тора. Әтнә техникумында пешекчегә укып чыгып, үзмәшгуль булып теркәлгән. Ике ел инде Татарстан халкын тәмледән-тәмле ярымфабрикатлар белән сыйлый икән. Хезмәт сөюче гаиләдән эшкә уңган ул үсеп чыккан.

– Мин үз әти-әниемне хәтерләмим дә. Балачагымны Әтнәнең Олы Мәңгәр авылында башлаган тормышымнан хәтерлим. Димәк, алдагы еллар уемнан уелып төшеп калган инде алар. Бу йортка килеп кереп, мин бәхетнең үзен таптым. Ятим балага җылы кирәк икәнен һәркем белә. Ә бездә аның беткәне дә юк. Әтием белән әниемнең җылысы бар җиһанга җитәрлек. Алар безне җил-давыл тидермичә үстерде. Без дә аларга игелек күрсәтеп яшәтсәк иде, – ди Айрат.

Без килгәндә, егетнең мантый ясаган вакыты иде. Ун төрле ризык әзерләп сата икән. Әле аның янына әнисе әзерләгән каймак, сыр, куертылган сөт, корт, май да бар. Шулай ук казылык, сосиски, тутырма, колбасалар да ясатып саталар икән.

– Миңа ярымфабрикатлар әзерләү бик ошый. Яратып эшлим. Кешеләр пилмәнне күп сорый. Ясап кына өлгер. Аны кайбер көнне өмә җыеп та әзерлибез. Көненә 25 килограмм пилмән бөккән чаклар да бар. Үз клиентларыбыз булгач, берсен дә кире борасы килми. Кеше канәгать калсын өчен, төннәрен дә йокламыйча эшләгәнебез бар. Әгәр без әзерләгән ризыкны яраталар икән, арулар да бетә, эшлисе генә килеп тора, – ди Айрат.

Фәргатем

Без килгәндә, Фәргать абый ятып кына тора иде. Катлаулы операция кичергән икән. Әлегә утырып торырга да ярамый. Алар бер-берен аңлап яшиләр. Күзләреннән шуны күрдек без. Аларда әле яшьлектәге ярату очкыннары да күренә. Авырлыклар тагын да ныграк якынайткан гына үзләрен. Фаҗигадән соң бөтенләй үз эченә бикләнеп, беркая да чыкмыйча яшәгән Фиргать абый үзенең йөри алмавы белән күптән килешкән.

– Өч ел буена урамга да чыкмады. Кеше күзенә күренергә читенсенде. Инвалид арбасына утыруны авыр кичерде. Хәзер инде бар да башкача. Язмышыбыз белән килештек. Димәк, без үтәсе сынау шушы булган. Мин үзем дә иремне ахырга кадәр аягына басар дип көттем. Табибларның «йөри алмаячак» дигән сүзе генә сискәндереп җибәрде. Әмма ул чакта да бирешмәдем. Язмышка үч итәсе, иремне терелтәсем килде. «Йөри алмаячак» дигән сүз мине тагын да ныграк көчле итте, – ди Надия апа. – Бүгенге тормышыма шөкер дип сөенәм. Улым, кызым бар. Фәргатем бар эшкә булышып тора. Тырышып яшәп ятабыз инде шулай. Ишегалды тулы кош-корт. Әзерләгән  ризыкларыбызны мактап ашыйлар. Көннән-көн клиентларыбыз арта. Көч барда эшлисе иде әле. Шөкер, тырышлык бушка китмәде, балаларның киләчәген кайгыртып куйдык. Фатирлары да бар. Һәр ата-ана баласына нәрсә бирә – шуны булдырырга тырыштык. Ә иң мөһиме – яраттык без аларны. Чит итеп түгел, үзебезнеке итеп. Әле дә шулар дип өзгәләнеп торабыз. Ә гомер дигәнең выжлап кына узып бара. Әле ярый шушы балаларны үзебезгә алганбыз, димен.  Тормышның яме, яшәүнең гаме – аларда бит!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117000/

Бәйле