Булат Бәйрәмов: «Борылышта тизлекне киметергә кирәк!»

Танылган шоумен Булат Бәйрәмов Тукай районы Әҗмәкәй авылында авыл бәйрәме алып барган. Килгәч килгәч инде уеннарда да катнашкан. Социаль челтәрләрдә урнаштырган видеосыннан күренгәнчә ул кирза итек киеп йөгерүдә катнашкан.

Уенда Булат Бәйрәмов җиңү яулый. Аның көндәше борылган вакытта егыла. Финишка килеп җиткәч Булат Бәйрәмов аңа: «Син не вписался? Борылышыка кергәндә тизлекне киметергә кирәк — машинада йөргән кебек» дип киңәш тә бирә. Уенны караган халык дәррәү көлеп, егетләргә кул чаба.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117125/

Бәйле