Россиядә минималь хезмәт хакын ике тапкыр арттыру турында закон проекты әзерләнде

Россия Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын ике тапкыр арттыру турында закон проекты әзерләгән. 2030 елга ул 19 242 сумга кадәр күтәрелер дип көтелә, дип хәбәр итә «Известия» документка сылтама белән.

Закон проекты Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башланды.

Россия Фәннәр Академиясе үткәргән исәпләүләр буенча, проектны гамәлгә ашыру өчен 2030 елга 2,4 трлн сумга якын акча кирәк булачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117148/

Бәйле