Илдар Хәкимов хатыны Гүзәл белән ачуланышкан: «Гаилә булгач, була инде…»

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова арасыннан «кара мәче» узып алган. Сәбәбе билгесез.

Узган атнада Илдар, бөтен балаларын, кечкенә Ариананы да алып, Төркиягә ял итәргә киткән була. Яңа сезонга әзерләнү эшләрен төгәлләгәч, Гүзәл дә Төркиягә очкан. Анда баргач ял үзенекен иткән – алар дуслашкан.

«Аллаһка шөкер, хатын килеп җитте. Ниһаять, дуслаштык. Гаилә булгач, дулаулар да була. Бөтенләй авыр хәлдә калган идек. Ниһаять, әнисен тәртипкә салдык. Буран дулаганнан соң тынычлык килә», – дип сөйләгән сторисларында Илдар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117165/

Бәйле