«Табиблар ике ай гомере калган дигән иде…»

Башкортстанның атказанган артисты Иркә әти-әнисен искә төшергән.

«– Иркә, үзеңнең әти кызы булуың турында еш әйтәсең. Аның сине яратуын нинди гамәлләре аша аңлый идең?

– Әти белән әни яратуларын «яратам» дип сүз белән түгел, ә эш-гамәлләре, кочаклаулары, күз карашлары белән күрсәтте. Балачагымда тавык боты ашарга кызыга идем. Ботның берсе – әтигә, икенчесе – әнигә, миңа һәрвакыт канат өлеше эләгә иде. Шулай да кайвакыт әти ботның бер өлешен миңа бирә иде. Әтинең мине ничек яратуын шуннан аңлый идем.

Соңгы елларда телевизор караганда, тамашачының миңа кул чапканын күреп күзенә яшь тула иде. Мәхәббәтен шунда аңлый идем. Горурлык хисе белән: «Менә бит ул!» – дип әйтеп куя иде дә, тәмәкесен тартырга чыгып китә иде. Күчтәнәчләр төяп кайтсам да, әти: «ярты Казанны төяп кайткансың бит», — дип һәр ризыктан авыз итә иде. Әгәр миңа: «Иркә, мин сине яратам», — дип әйтсәләр, мин ул сүзгә тамчы да ышанмаячакмын. Кешенең миңа мөнәсәбәтен аның карашыннан, хәрәкәтеннән, энергиясеннән, миңа карата эшләгән эшеннән күрәм.

– Холкың буенча кемгә охшаган син?

– Әтигә. Ә әнидән миңа моң күчкән. Эш сөючәнлек әнидән дә, әтидән дә килгән. Әти үлгәнче эшләде, “басып үләм” дип әйтә иде, сүзе рас килде. Аш бүлмәсендәге тәрәзә каршына килеп басты да, баскан җиреннән егылып үлде. Әтидә яман шешнең соңгы стадиясе иде. Табиблар ике ай гомере калган дигән иде, бер ел яшәде.

Дөньяга караш, сабырлык, түземлек буенча да әтигә охшаган мин. Әни дә сабыр, әмма ул көненә берничә тапкыр утырып елый ала. Әгәр мин еласам, янәшәмдәге якыннарымның ышанычын аклый алмамын сыман. Мин еларга тиеш түгел. Күңел тулса, берәр бүлмәгә бикләнеп елап алам. Еласаң, күңел чистара», — дигән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-09/tabiblar-ike-ay-gomere-kalgan-dig-n-ide-3333079

Бәйле