Әнвәр Нургалиев: «Минем күңелләр тула. Мондыйны күз алдына да китермәгән идем…»

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев бу атнада Казанда кунак булды. Социаль челтәрләренең берсендә җырчы Казанга кунакка гына түгел, мөһим эш буенча килүен әйтте.

«Сәлам дуслар! Хәзер әйтәм нигә Казанга килгәнемне. Килеп җитте минем красавица, — дип җырчы машина күрсәтә. — Минем күңелләр тула. Мондыйны күз алдына да китермәгән идем. Мондый машинам булыр дип уйламадым да. Егетләр рәхмәт!» — ди ул еракта торган бер төркем ир-атны күрсәтеп. Аңлавыгызча, ул яңа машина алган. Тимер аты гадәти түгел — электрга йөри торган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117262/

Бәйле