Татарстанда җиде кеше куркыныч суалчан йоктырган

Аскаридоздан дәваланмау бавырда цирроз яки яман шеш авыруына китерергә мөмкин.

Быел Татарстанда җиде кеше аскаридоз йоктырган. Роспотребнадзорның республикадагы идарәсе әнә шундый мәгълүмат китергән. Бу авыру, балыкны кыздырып, пешереп, киптереп, тозлап җиткермәгәндә килеп чыга. Аскаридоздан дәваланмау бавырда цирроз яки яман шеш авыруына китерергә мөмкин.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, аскоридозны  булдырмау өчен балык ризыгын тиешенчә әзерләргә, турау өчен кулланылган куна тактасын һәм кулларны әйбәтләп юарга кирәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117268/

Бәйле