Тышта коточкыч эссе, ә сезнең тамак шештеме?

Табиб кондиционер аркасында ни өчен тиз авыруны аңлата.

Җәйге һава торышын алдан фаразлап та булмый: күптән түгел генә салкын иде, бу көннәрдә исә эсселек 39-40 градуска җитте. Мондый үзгәрешләр иммунитетны көчсезләндерә, ә кондиционерны дөрес кулланмауны өстәсәң, бик тиз авырып китәргә дә була.

Эссе көннәрдә дәваханәләргә югары сулыш юллары инфекцияләре, тамак, колак авыртуы, шулай ук ангина белән мөрәҗәгать итү очраклары ешрак була. Статистика буенча, бу симптомнар белән килгән кешеләр күпчелек очракта эсселектән кондиционер ярдәмендә котылалар.

Гаилә медицинасы буенча белгеч, табиб Агата Славин билгеләп үткәнчә, әгәр кондиционер герметик булмаса һәм тиешенчә хезмәт күрсәтелмәсә, ул гөмбәләр һәм бактерияләр җыелу урыны булырга мөмкин.

Ләкин проблема техниканың үзендә түгел, ә аны дөрес кулланмауда. Организм өчен табигый температура 20-24 градус. Шулай итеп, термометр баганалары 35 градустан югарырак күтәрелгәч, без бина эчен дә, машинаны да 20 градустан түбәнрәк суытырга тиеш түгел.


“Урамда 30 градустан артык эсселек, ә машинада яки бүлмәдә — 18 градус. Бу аерманы организм күтәрә алмый. Кондиционер һәм коры һава лайлалы тышчаларның суынуына һәм корылыгына китерә. Бу инфекциягә иң кыска юл», — дип аңлата табиб.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-11/tyshta-kotochkych-esse-sezne-tamak-sheshteme-3335370

Бәйле