Бала белән ял иткәндә нәрсәне истә тотарга?

Барыргамы, бармаскамы? Бала белән ялга җыенган ата-аналар үзләренә бу сорауны бирми калмыйдыр. Сер түгел бит: бала белән ял – өстәмә җаваплылык та, мәшәкать тә, хезмәт тә.

Ялның була төрлесе

Журналист Нәзилә Хуҗина-Җәләлиева бу җәйдә баласы белән Анападагы санаторийда ял итә. Биш яшьлек сабыйның беренче сәяхәте икән.

– Ике көн машина белән юлда булдык. Озын юл авыр булмасмы дип борчылган идем, «эх» та итмәде кызыбыз! – дип сөенә әни. – Телефонда утырырга рөхсәт итмәдем, күбрәк юлны карап барды. Буягычлар алган идек, шулар белән мәш килде. Тынгысыз, сикерергә, чабарга яраткан бала өчен гаҗәп күренеш инде бу.

Диңгезгә әле бер генә тапкыр барырга өлгергәннәр. Һава торышы көйсез икән: әле яңгыр, әле җил.

– Бала белән ял итү бик ошый. Бәлки, беренче мәртәбә булгангадыр, – ди Нәзилә. – Бәлки, берничә көн генә булгангадыр, әле арып өлгермәдек.

Казанда яшәүче Мария Зайцева исә бала белән ял итүдән тәм тапмый.

– 18 яшькәчә балалар белән ял итү – ял түгел инде ул. Сәяхәттә алар артыннан күз-колак булырга, тегендә бармасын, монысын эшләмәсен дип торырга кирәк. Бу хакта уйламыйча тору мөмкин булмагач, ялмыни инде ул? – ди Маша. – Балама өч яшь чагында икәү ял итәргә киттек. Поездда сәяхәт итүне уңайлырак дип таптык. Имеш, поезд тәрәзәсеннән табигатькә карап барачакбыз, китаплар укыячакбыз. Документларымны барлыйм дип, берничә секундка гына баламның кулын ычкындырган идем – югалттым! Игътибарын перрондагы бер эт җәлеп иткән икән. Шуны сыйпарга дип киткән бу.

Колагыңа киртләп куй!

Июль-август – ял итү сезонының иң кызган чоры. Әнигә дә, бәбигә дә кирәк ул ял. Әмма диңгез буенда кызынып яту турында хыялланудан битәр ялның ямен җибәрердәй очракларны булдырмас өчен алдан аяк киенәсе. Нәрсә турында онытмаска соң?

ДОКУМЕНТЛАР. Әгәр бала әти-әнисе белән чит илгә сәяхәткә җыена икән, аңа үзе белән чит ил паспорты (загранпаспорт) алырга кирәк. Туу турында яки опека турында таныклыкны да онытмаска. Анысын чик чыкканда тикшерергә мөмкиннәр. Әгәр баланың фамилиясе ата-анасының фамилиясе белән туры килмәсә, фамилия үзгәртүне раслаучы документ та кирәк.

Баланы әти-әнисе генә түгел, гаиләнең теләсә кайсы әгъзасы да ял итәргә алып китә ала, билгеле. Моның өчен аларга законлы вәкилләрнең берсеннән нотариаль рәвештә расланган ризалык кәгазе кирәк. Килешүдә баланы алып чыгып була торган илләр, сәяхәт вакыты һәм озата баручылар турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.

ПРИВИВКАЛАР. Чит илгә чыгам дип кенә сәламәтлек турында да онытырга ярамый. Роспотребнадзор белгечләре алдан ук «сәламәтлек саклау календаре»на кергән прививкаларны ясатканмы-юкмы икәнне ачыкларга киңәш итә. Сүз дифтерия, бума ютәл (коклюш), кызамык, паротит, кызылчадан прививкалар турында бара. Әгәр дә ревакцинация вакыты җитсә, аны сәяхәткә кадәр эшләтсәгез яхшырак.

Теге яисә бу илгә барыр алдыннан туроператордан бу илдәге эпидемиологик вазгыять турында белешү зарур. Өстәмә прививкалар ясатырга кирәк булуы һәм шул хакта белешмә сораулары ихтимал.

КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматларына караганда, ялдагы күп кенә бәла-казалар нәкъ тә сулыкларга туры килә. Шуңа да су керү кагыйдәләрен истә тотарга киңәш итә белгечләр.

Су керүне иртәнге яисә кичке вакытка калдырырга киңәш итәләр. Бу вакытта әле кояш артык кыздырмый. Су керү өчен иң яхшы һава торышы – җилсез, 25 градус һәм аннан да күбрәк җылылык.

Махсус комлыкларда, коткаручылар кизү торган җирләрдә коену сорала. Суда уеннар оештырмау, балаларны үзләрен генә калдырмау хәерле.

Ялда агулану очраклары да еш була. Бигрәк тә ял урыны итеп экзотик илләрне сайласаң. Роспотребнадзор белгечләре андый илләрдә кайнаган су гына эчәргә тәкъдим итә. Урамдагы ларек, киштәләрдән җиләк-җимеш, яшелчә сатып алмаска, алган очракта да кайнаган суда юарга киңәш ителә.

АКЧА. Ялга үз автомобиле белән җыенган кешеләргә киңәш шул: сәяхәткә чыгуыгызны кичке якка планлаштырыгыз. Бердән, балагыз машинада йоклап барачак, сезгә комачау итмәячәк. Икенчедән, төнге сәгатьләрдә түләүле трассадан узу хакы да арзанрак булачак.

Кунакханәгә урнашуны да иртәнге сәгатьләргә яисә көннең икенче яртысына калдырырга мөмкин. Шул рәвешле кунакханәдә артык бер төн өчен түләмәячәксез. Кунакханәләрдә еш кына балалар өчен ташламалар карала. Әйтик, билгеле бер яшькә кадәр балаларга кайбер кунакханәләрдә куну бушлай. Кайберләрендә өстәмә ятак өчен өстәмә акча да сорарга мөмкиннәр.

Сан

*Россия Туроператорлары ассоциациясе фаразлавынча, бу җәйдә чит илләргә 5 миллионга якын россияле барырга җыена. Бу узган ел белән чагыштырганда 42 процентка күбрәк.

Белгеч сүзе

Наталья Наумова, гаилә һәм балалар психологы:

– Бергә ялга җыенганда, ата-аналарга балаларның кызыксынуларын исәпкә алмый чара юк. Мондый ял бөтен кешегә дә ошаячак. Өч яшькә кадәр балалар төрле чараларда катнашса, батут, аттракционнарда күңел ачса, яшүсмерләр белән алай гына булмый. Алардан нәрсә эшләргә теләүләре хакында алдан белешеп кую хәерле. Балалар «безнең фикер белән дә санлашалар» дип уйларга тиеш. Балаларыгызның көндәлек режимына да игътибар итегез. Әйтик, йокы вакыты белән ашау вакыты ял иткәндә дә элеккегечә булырга тиеш. Гомумән, бергә ял иткәндә берләшергә кирәк. Әрләшмәскә, бер-береңне тыңларга, ярдәмләшергә.

Ялга аптечка җыябыз

Пластырь, температураны төшерә торган дарулар (составында парацетамол, ибупрофен булганнар), антигистамин дарулар (аллергиядән саклану өчен), тоз-глюкоза эремәсе (эчәк инфекциясеннән, кызу сукса), хушландыргыч дымлы салфетка.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117208/

Бәйле