Фирдүс Тямаевны тагын ниләрдә гаеплиләр?
Фирдүс Тямаев – махсус хәрби операциягә зур ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе. Ул Украинадагы хәрбиләр янына барып та кайтты «Исән-сау йөреп кайттык. Быел ял бөтенләй эләкмәде дияргә була. Инде хәзер гаиләмә дә игътибар кирәк. Резидәнең дә ял итәсе килә – Төркиягә юллама алдык», – дигән иде җырчы «Интертат»ка интервью биргәндә.
Берничә көн узуга Фирдүс хатыны, ике улы белән ялда төшкән фотосын да урнаштырды. «Ниһаять, без дә ял итәбез», – дип сөенә ул.
Бик матур гына фото булса да, монда гаеп эзләүчеләр табылган. Мәсәлән, берсе Резидәнең шактый арыган йөзенә игътибар юнәлтеп: «Хатыныңның күзендә бер шатлык та юк», – дип язган.
«Резеда кебек мөлаем, сабыр хатыннар сирәк. Бәлки кеше юлдан арып килгәндер, ни эшегез бар соң сезнең?! Дәшми генә көнләшегез. Уф, үтерә бу халык», – дип яклаган аны икенчесе.
Тагын бер «подписчигы»: «Берсенең дә елмаюы ихлас түгел», – дигән нәтиҗә чыгарган.
«Ихлас елмаю нинди була ул, өйрәтегез әле», – дип аптыраган Фирдүс.
Җырчыны ясалмалылыкта гаепләүче тагын берәү табылган. Сез дә шушы матур фотода ясалмалылык күрәсезме ул?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-13/hatynyny-k-zend-ber-shatlyk-ta-yuk-3337828

