Ниһаять өйләнә! Татар эстрадасының буйдагы сөйгәненә тәкъдим ясаган

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билаловларның улы — җырчы, продюсер, аранжировкалар остасы Акбулат (чын исеме Булат — авт.) өйләнә. Бу хакта егет үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

Зәйнәб ханыма еш кына 30 яшьлек улының өйләнүенә бәйле сораулар да юллыйлар иде: «Кайчан өйләнә инде? Сезгә оныклар кирәк» дип язучылар да булды аларга. Ниһаять Акбулат өйләнә.

Яшь җырчы сөйгәне белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итәргә киткән иде. Шунда ул кызына тәкъдим ясаган — ул ризалаша. Әлеге видеога Акбулат «Яңа бүлек башлыйм» дип язган.

Яшь парларны котлыйбыз!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117518/

Бәйле