Гүзәлем: «Ниһаять, хыялым тормышка ашты!»

Җәегез ничек уза? Татар артистларының хәлләрен белешеп, әнә шул сорауны бирдек. Өйләнүләр-сөйләнүләр, хыялларның чынга ашуы, никахлы-туйлы урак өсте – кыскасы, берсе бер тик ятмый. 

Гүзәлем, җырчы:

– Җәебез бик күңелле үтә. Без үз йортыбыз белән торабыз. Быел, ниһаять, террасаны эшләп бетердек, мунчабыз әзер булды. Хәзер, мәш килеп, йорт тирәсендә эшлибез: агачлар утыртабыз, газоннарны тигезлибез. Дөресен генә әйткәндә, быел хыялым тормышка ашты. Җәйге кичләрне гаилә белән, дус-туганнар белән террасада утырып, тәмле чәйләр эчеп, вакытны бергә үткәрергә хыяллана идем мин. Кыскасы, быел җәйне менә шулай – булганының рәхәтен күреп уздырабыз. Моннан тыш, никах-туйлар сезоны гөрли, атна саен эш табылып тора, Аллага шөкер. Эшлибез дә, ял да итәбез.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117465/

Бәйле