Владимир Путин: “Вагнер” – юк!”

“Вагнер” – юридик яктан юк. Шәхси хәрби компанияләрне законлаштыру – җиңел генә мәсьәлә түгел. Россия Президенты Владимир Путин “Коммерсант” хәбәрчесе Андрей Колесниковның, “Вагнер”, хәрби берәмлек буларак, сакланып калачакмы, дигән соравына шулай дип җавап биргән.

Президент 13 июль кичендә, киләчәктәге технологияләр форумы алдыннан, 29 июньдә Кремльдә “Вагнер” командирлары белән уздырылган очрашу турында тәүге тапкыр сөйләп үткән.

“Чынында нәрсә булган? Барысы да Россия җәмгыяте өчен бик гади һәм аңлаешлы. “Вагнер”ның гади солдатлары яу кырында үзләрен бик лаеклы күрсәтте… Бу вакыйгага тартып кертелүләре кызганыч… Сүзләремне бик үлчәп сөйлим… Очрашуда, бер яктан, аларның яу кырындагы, икенче яктан – 24 июнь вакыйгалары барышындагы гамәлләренә бәя бирдем. Өченчедән, аларга алга таба хезмәт итүнең, шул исәптән яу кырында, мөмкин булган юлларын күрсәттем. Бары шул гына”, – дигән Президент.

Владимир Путин басым ясап әйткәнчә, “Вагнер” ЧВК юридик яктан гамәлдә түгел, шәхси хәрби компанияләрне законлаштыру Хөкүмәттә һәм Дәүләт Думасында каралырга тиеш. “Вагнер” – юк. Бездә шәхси хәрби оешмалар турында закон юк чөнки!” – аңлатып үткән Путин.

Дәүләт башлыгы шулай ук Кремльдәге очрашуда (анда 35 кеше катнашкан) ЧВК хәрбиләренә “Седой” “позывнойлы” командирларының турыдан-туры җитәкчелегендә (соңгы 16 айда алар шуның карамагында булган) хәрби хезмәтне дәвам итәргә тәкъдим иткән.

“Алар барысы да бер урынга җыелып, хезмәтләрен дәвам итә алыр иде, – дип билгеләп үткән Президент. – Алар өчен берни дә үзгәрмәс иде. Җитәкчеләре дә шул элеккегечә калыр иде. Бу хакта сөйләгәндә, күпләр, сүзләремне куәтләп, баш кагып утырды. Ә Пригожин, иң алда утыруы сәбәпле, боларны күрмичә генә, юк, егетләр мондый карарга риза түгел, диде”.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117642/

Бәйле