Быелгы июнь ае берьюлы өч дөнья рекорды куйган

Бу хакта Гидрометеоүзәктә сөйләп үткәннәр.

Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд быел июнь аеның берьюлы өч дөнья рекорды куйганлыгы турында сөйләп үткән.

Узган ай бөтен күзәтүләр чорында иң эссе айга әйләнгән. Моннан тыш июньдә Төньяк Атлантикада – гадәттән тыш җылы, шулай ук Антарктикада диңгез бозының биеклеге рекордлы дәрәҗәдә түбән булган.
Вильфанд басым ясап әйткәнчә, июньдә соңгы 30 елдагы уртача температура күрсәткече 0,5 градуска артыграк тәшкил иткән. Моңа кадәр 2019 елда шундый рекорд теркәлгән.

Сүз уңаеннан, синоптиклар әйтүенчә, Татарстанда ял көннәре алдыннан җылыта. Һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117648/

Бәйле