Кырым күперендәге фаҗигадә һәлак булучыларның кемнәр икәнлеге ачыкланган

ХәбәрләБелгородтан ирле-хатынлы гаиләнең Кырымга ял итәргә барышы булган.

Бүген иртән Кырым күперендәге гадәттән тыш хәл килеп чыгу аркасында һәлак булган кешеләрнең кемнәр икәнлеге ачыкланган. Белгород өлкәсе Новый Оскол районының кечкенә генә бер авылыннан ирле-хатынлы гаилә бу.

Кырым күперенә Тамань тирәсендәрәк ракета җибәрелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ракета Новый Оскол районы хакимияте хезмәткәренең (36 яшьлек хатын-кыз) “Хендай” машинасына килеп эләккән. Наталья Кулик һәм аның ире (йөкләр ташу өлкәсендә хосусый эшмәкәр) һәлак булган, 14 яшьлек кызлары могҗиза белән генә исән калган. Кыз, баш мие, башка органнары җәрәхәтләнеп, Темрюк районы үзәк хастаханәсенә озатылган.

Әлеге гаилә чираттагы ялны инде күптән планлаштырып, нәкъ менә Кырымда ял итмәкче булган. Алар торак броньлап куйган, хуҗасыннан, ярымутрауда иминлек мәсьәләләре белән кызыксынган.

Кырымга, Натальядан тыш, апасы белән ире һәм кызлары да юл тоткан булган. Алар икенче машинада барган. Фаҗига шушы гаиләнең күз алдында килеп чыккан.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117782/

Бәйле